Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанны алганда һәлак булган сугышчылар һәйкәле төзекләндерелә

Казанны алганда һәлак булган сугышчыларга ядкәр-гыйбадәтханә 2025 елның августында төзекләндерелеп бетерелергә тиеш.
«Реставратор-төзүчеләргә 2025 елның августында эшләрне тәмамларга дигән бурыч куелган. Безнең 30 август датасы да бар инде, ул бәйрәм датасы. Эш күп, без әле эчке интерьерларның проектларын гына эшлибез», – диде ТР Министрлар Кабинетында мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләренә багышланган брифингта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин.
«Проект катлаулы. Объектта үзәкләштерелгән җылыту системасы да юк. Объект су эчендә бит. Мәдәни мирас объекты өчен су үлемгә тиң. Аны тулысынча судан саклау буенча зур эш башкарыла – ул әйләндереп алыначак», – дип төзекләндерү нечкәлекләренә тукталды җитәкче.
Иван Гущин сүзләренә караганда, төзекләндерүче оешмага барлык рөхсәт кәгазьләре бирелгән. Төзекләндерү софинанслау тәртибендә бара. Татарстан бюджетыннан 150 млн сум бирелгән, Россия бюджетыннан да 150 млн. сум.
«Тирәлеген төзекләндерү мәсьләләре дә бар. Җәяүле күпере, причал, автобусларны кую өчен мәйданчыклар әлегә схематик эскиз буларак кына бар, проект эскизлары чишелеше белән мактана алмыйбыз», диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз