news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Актерлар йортында Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов белән очрашу узачак

К.Тинчурин театрында эшләүче артистлар гаиләсе үз иҗатлары турында сөйләячәк.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”) 21 декабрьдә Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында К.Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов белән иҗади очрашу узачак. Кичә программасында спектакльләрдән җырлар яңгыраячак, яшь театраль гаилә үзләренең иҗади тормышы турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Актерлар йортының матбугат хезмәте. Иҗади кичә 18.30 сәгатьтә башланачак.

Резеда белән Артем театрда 2008 елдан бирле эшли, алар Казан театр училищесында Рәшит Заһидуллин курсын тәмамлаган. Икесе дә Татарстанның Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, “Тантана” премиясе ияләре.

Хәзерге вакытка алар театрда инде 20 дән артык роль уйнаган. Резаданы “Чулпан”, “Сүнгән йолдызлар”, “Кияүләр”, “Гамлет”, “Йосыф-Зөләйха” спектакльләре аша беләләр. "Ак чәчәкләр” телефильмында ул Гөлшаһидә ролен дә уйнады. Артем Пискуновны “Кияүләр”, “Бәйрәм белән, кызлар” һәм башка спектакльләрдә күрергә мөмкин. 2014 елда Гамлет роле өчен ул республиканың “Тантана” премиясен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100