news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәге банкротлыкка чыкты

Кредиторлар реестры ике ай дәвамында формалашатырылачак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» яшьләр мәдәни-спорт үзәге банкрот дип танылды. Татарстан Арбитраж суды шул хакта карар кабул итте. Бу хакта Бөлгенлеккә төшү турында бердәм федераль реестр сайтында хәбәр ителә.

Автономияле коммерцияле булмаган оешмага карата өч айга конкурс производствосы ачылды.

«Кредиторларның таләпләре хәбәр басылганнан соң ике ай дәвамында кабул ителә, шуннан соң кредиторлар реестры ябыла», диелә бүгенге хәбәрдә.

«Ак Барс» яшьләр үзәгенә карата күзәтү процедурасы Татарстан Арбитраж суды тарафыннан җәй көне үк кертелгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot