Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның "Ак Барс" командасы "Югра" хоккейчыларын отты
Казан хоккейчылары үз бозындагы уеннар сериясенә нокта куйды.
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатындагы чираттагы уенны Казанның "Ак Барс" командасы җиңү белән төгәлләде – үз бозында Ханты-Мансиның "Югра" хоккейчыларыннан өстен чыкты.
Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда узган матч "Ак Барс" командасы файдасына 3:1 исәбенә төгәлләнде. Казан командасына җиңү китергән алкаларны беренче периодта – Джастин Азеведо, икенче периодта – Станислав Галиев һәм өченче периодта Василий Токранов кертте. Кунаклар бердәнбер алкаларын өченче периодта кертте.
Шулай итеп, Казан хоккейчылары үз бозындагы уеннар сериясенә җиңү белән нокта куйды.
9 октябрьдә Казан хоккейчылары Түбән Новгородта "Торпедо" командасы белән уйный.
КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Югра” (Ханты-Манси) – 3:1 (1:0, 1:0, 1:1).
1:0 Азеведо (Секач, Ландер, 03:04)
2:0 Галиев (Ткачёв, Клинкхаммер, 36:55, күплектә)
2:1 Скачков (Витасек, Штайнох, 46:16)
3:1 Токранов (Секач, 49:23)
Капкачылар: Гарипов – Проскуряков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз