news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Ак Бүре» спорт комплексында Бөтенроссия баскетбол турниры була

Турнир 1996-1997 елда туган егетләр һәм кызлар командалары арасында үткәрелә

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 25-29 ноябрьдә Казанның «Ак Бүре» спорт комплексында (Ваһапов ур., 17) 1996-1997 елда туган егетләр һәм кызлар командалары арасында баскетбол буенча Бөтенроссия турниры уздырылачак. Әлеге спорт ярышлары Россия спорт мастеры – танылган баскетболчы һәм соңыннан тренер Вячеслав Левченко (1940-1994) истәлегенә үткәрелә. 

Турнир Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ижевск, Чабаксар, Видное һәм Россиянең башка шәһәрләреннән, Татарстаннан җәмгысе 12 команда килер дип көтелә. Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, турнирда Казан данын «УНИКС-Юниор» белән Вахитов районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре яклый.  

Турнирны ачу тантанасы 26сына 13.00 сәгатькә билгеләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100