news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның агросәгать паркында ит продукциясе сәүдә-күргәзмәсе була

Ул иртәнге сәгать 9да башлана

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Шимбә, 24 гыйнвар көнне, "Казан" агросәнәгать паркында ит продукциясе сәүдә-күргәзмәсе һәм дегустация була, дип хәбәр итә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә "Челны-мясо" ҖЧҖ, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин Р.М., "Залесный" ҖЧҖ,  "Племзавод кролика" ҖЧҖ, "Челны-бройлер" ҖЧҖ, "Атабаевская" ҖЧҖләре җитештергән ит һәм ит продукциясе тәкъдим ителә. Чарада барлыгы уннан артык товар җитештерүче катнашыр дип көтелә.

Ярминкә иртәнге сәгать 9да башлана. Бу көнне агросәнәгать паркы гадәти тәртиптә эшли.  

news_right_1
news_right_2
news_bot