news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 85 нче мәктәп директоры Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә җиңгән

Ренат Хәйбуллинның педагогик стажы - 18 ел, директор стажы 5 ел тәшкил итә.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 85 нче мәктәп директоры Ренат Хәйбуллин “Мәктәп директоры-2017” Бөтенроссия конкурсында җиңгән. Бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүдә узган, дип хәбәр итә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе.

Конкурста катнашырга 300дән артык директор теләк белдергән, аларның 30ы гына финалга узган. Билгеләп үтик, финалга чыгучылар арасында Казанның башка мәктәпләре җитәкчеләре дә бар: 177нче лицей директоры Илдар Имамов, чит телләрне тирәнтен өйрәнү буенча 132нче мәктәп директоры Ольга Осипова, IT-лицей директоры Тимербулат Самерханов.

Быел проектның темасы – “Россия мәктәбе: уңыш векторлары”, конкурс эссесы темасы “Артта калучылары булмаган мәктәп: минем идарә итү стратегияләрем" булган дип хәбәр ителә конкурс сайтында. Конкурс ике турда узган: ике этаплы сайлап алу (читтән торып) һәм ике этаплы финал өлеше. Финал ярышлары Мәскәүдә узган, катнашучыларга мәгариф өлкәсе экспертлары һәм узган елда конкурста җиңүчеләр бәя биргән.

85 нче мәктәп директоры Ренат Хәйбуллинның педагогик стажы - 18 ел, директор стажы 5 ел тәшкил итә. 2011 елда “Казанның иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңгән. Аның идарәсендәге мәктәптә 800 укучы белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot