news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның 81 яшьлек физигы Равил Насыйров Беренче каналда чыгыш ясады

Ул "Старше всех!" тапшыруыда катнашкан.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казаннан 81 яшьлек физик Равил Насыйр улы Насыйров Беренче каналда бара торган "Старше всех!" тапшыруыда катнашкан. Аның чыгышын телеэкраннардан кичә, ягъни 26 ноябрьдә, карарга мөмкин иде.
Равил Насыйров билгеләп үткәнчә, ул үзе уйлап тапкан эшләнмәләрен Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә генә түгел, ә чит илләрдә дә күрсәтә. Мисал өчен, физик Германия, Польшада чыгыш ясаган. Ул шулай ук "Могҗизалар йорты" ачарга хыяллануын да әйтте.

"Бу минем зур хыялым. Иң-иң булган уйлап табуларны берләштереп, балаларга күрсәтәсе иде", - ди ул.

Тапшыруның алып баручысы Максим Галкин исә бу мөрәҗәгатьне Казан җитәкчелеге ишетер, дигән теләктә калды.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100