news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә

Традицион ярминкәләр тиздән булачак олы бәйрәмгә кадәр дәвам иттерелә

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә, ягъни 11 апрельдә Казанның 8 мәйданчыгында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә, дип вәгъдәли шәһәр мэриясе сайты.

Республиканың муниципаль район һәм предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукция Авиатөзелеш районында 123 нче номерлы һөнәри лицей (Дементьев ур., 39) каршындагы мәйданчыкта сатыла.

Казанның Вахитов районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике мәйданчыкта – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы территориядә, Тинчурин урамы, 19 буенча урнашкан мәйданчыкта үтә.

Киров районында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе “Җиләкле бистә (Ягодная слобода)” сәүдә үзәге (Краснококшай урамы, 152/2) каршындагы мәйданчыкта оештырыла.

Мәскәү районында яшәүчеләр сыйфатлы итеп җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен кулай бәядән Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендәге мәйданчыкта таба алалар.

Яңа Савин районында яшәүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясен кулай бәядән “Яңа Савин күпләп-берәмләп сату базары” (Адоратский ур., 21) ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы мәйданчыкта сатып ала алалар.

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен ике сату мәйданчыгында – “Казан” агросәнәгать паркында (Аграр ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (“Дәрви” базары территориясендә, Липатов ур., 7) сатып алырга була.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көнкүреш товарларны сату буенча оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 8 майга кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot