news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Хастаханәне элеккеге баш табиб Марат Садыйковның урынбасары җитәкләячәк.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Артур Делян 7нче шәһәр хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итә.

Артур Делян моңа кадәр 7нче шәһәр хастаханәсенең элеккеге баш табибы Марат Садыйковның (ул медицина учреждениесен 2008 елдан бирле җитәкләде) урынбасары иде. Хастаханәнең яңа җитәкчесен тиздән коллективка тәкъдим итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез: Марат Садыйков Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot