Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 77 предприятиесе һәм учреждениесе вакансияләр ярминкәсендә катнаша
20 меңнән артык вакантлы урын турында мәгълүмат биреләчәк, 4264е катнашучы предприятиеләр тарафыннан тәкъдим ителә
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 23 һәм 24 сентябрьдә сәгать 10да Казанның мәшгульлек үзәге Химиклар мәдәният йортында шәһәркүләм вакансияләр ярминкәсе уздыра. Анда шәһәрнең 77 предприятиесе һәм учреждениесенең кадрлар хезмәтеннән вәкилләр катнаша, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, 20 меңнән артык вакантлы урын турында мәгълүмат бирелә, 4264е катнашучы предприятиеләр тарафыннан тәкъдим ителә. Эшкә урнашуга юлламаларны ярминкәнең үзендә алу мөмкинлеге карала.
Ярминкәгә килүчеләр өчен мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре турындагы законнар җыелмасы һәм “Беренче эш урыны”, “Яшьләр практикасы” программалары буенча яшьләрне эшкә урнаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча консультация эше оештырыла.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөнәр юнәлешен билгеләү тесты уздыру максатыннан, ярминкә эшендә мобиль мәшгульлек үзәге, эшсез халыкны һәм эш эзләүчеләрне эш белән тәэмин итүдә катнашу мәгълүмати хезмәтләрне киңәйтү өчен Дәүләт мәшгульлек хезмәте, шулай ук вакансияләр турындагы мәгълүмат белән газета вәкилләре, 4 кадрлык агентлыгы һәм trudvsem.ru интернет-порталы катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз