Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 7 нче номерлы гимназиясендә “Дөньяви этика нигезләре” дигән мастер-класс үтте
КИТТУ-КХТИ философия һәм фән тарихы кафедрасы җитәкчесе Владимир Курашов уздырган ачык дәрес патриотизмга багышланды
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казанның 7 нче номерлы гимназиясендә “Дөньяви этика нигезләре” дигән мастер-класс үтте. КИТТУ-КХТИ философия һәм фән тарихы кафедрасы җитәкчесе Владимир Курашов уздырган ачык дәрес патриотизмга багышланды.
Педагог сүзләренчә, аудитория яшь булган саен, аның алдында чыгыш ясаганда, үз өстеңә күбрәк җаваплылык алына. “Миңа профессорлар-академиклар алдында чыгыш ясарга күпкә җиңелрәк, авыррак - студентлар алдында, тагын да авыррак – укучылар алдында, чөнки аларга җитди сөйләргә кирәк, балалар җитди булмаганлыкны, шаянлыкны гафу итми. Балаларга шуны ук гадәтигә әйләндермичә, примитив булмаган вариантта сөйләргә кирәк, минем бу килеп чыкты”, - дип билгеләде Владимир Курашов.
Укытучы бу предмет, иң мөһиме, - мәхәббәткә өйрәтергә тиеш, дип саный.
“Мин бу дәрестә туган җиргә, әти-әниләргә мәхәббәтнең бездә баштан ук булуына игътибар итттем; әгәр дә кеше туган җирен яратмавын таный икән, ул аның күңел төпкелендә берәр вакыт барыбер яңадан туачак. Вариантларның берсе – чит җирдә сагыну. Балаларның нәрсәгә ия булуларын һәм нәрсәләрне югалта алуларын аңлаулары мөһим”.
Исегезгә төшерик, “Дини мәдәниятләр һәм этика нигезләре” предметы барлык Россия мәктәпләрендә мәҗбүри дисциплина буларак быел 1 нче сентябрьда укытыла башлады. Әлеге предметның 4 нче сыйныф укучыларына кирәклеге белгечләрдә бик күп икеләнү уятты.
“Кешеләр арасында мөнәсәбәтләр, дөньяда кеше һәм аның урыны һ.б. кебек катлаулы төшенчәләр яшь вакыттан ук аңлатылырга тиеш. Хәзер мин моның иң яхшы җирлек булуын күрәм”, - дип билгеләде Владимир Курашов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз