news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 41нче мәктәбе укучылары татар телен иң яраткан дәрес дип саный

Биредә татар теле сөйләм калыпларына нигезләнгән яңа технологияләр буенча укытыла.

Казанның 41нче мәктәбе укучылары татар телен иң яраткан дәрес дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның 41нче номерлы мәктәбендә сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү технологиясе буенча татар телен укыган балалар иң яраткан предметлары итеп татар телен саный. “Татар-информ” хәбәрчеләре мәктәптә татар теле буенча уздырылган ачык дәресләрне карап, рус телле 1нче класс укучыларының татар телен өйрәнүен күзәтте.

“Балаларның яраткан фәне - татар теле. Бу үзе серле дөнья, - ди 41нче мәктәптә яңа технологияләр буенча татар теле укытучы, филология фәннәре кандадаты Николай Максимов. – Бала әле сыйфат төшенчәсен белми. Ләкин ул күп кулланыла торган матур сүзләрне белә, иң күп кулланыла торган бик үк матур булмаган сүзләр. Кагыйдәләр юк. Шушы схемаларда морфология дә, фонетика да, синтаксис та бар”.

  • Казанның Вахитов районында урнашкан 41нче мәктәбендә рус телле башлангыч класс укучыларына татар теле Максимов системасы буенча укытыла. Максимов системасы ул - Сөйләм калыпларына нигезләнеп татар теленә өйрәтү технологиясе.

Кичә Казан Мәгариф идарәсе татар теле укыту технологиясенә багышланган даими семинарларның чираттагысын әлеге мәктәптә уздырды. Казан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын алып баручы 20 укытучыга 1нче һәм 3нче классларда ачык дәресләр күрсәтелде.

Филология фәннәре кандидаты Николай Максимов әле укый-язарга өйрәнеп кенә килгән 1нче класс балаларына яңа технологиягә таянып дәресләр бирә. Балалар укытучы белән, үзара һәм класстагы кунаклар белән дә диалоглар корырга өйрәнәләр.

Әлеге мәктәпнең Милли мәгариф эшләре буенча урынбасары Рәмзия Газыймҗанова хәбәр итүенчә, яңа технологияләр буенча татар теле дәресләрен укыту ата-аналар өчен дә кызыклы. Мәктәп җитәкчелеге алга таба татар теле өйрәнергә теләгән ата-аналарны да укытырга ниятли. Мәктәп администрациясе утызлап ата-ана катнашкан төркем җыя алачакларын әйтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot