news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 33нче мәктәп укытучылары Таллинда стажировкада булды

Укытучылар яңа уку программаларын һәм инновацион проектларны эшләү һәм гамәлгә кертү турында күзаллау алган, перспективалы эшләнмәләр белән танышкан.

Казанның 33нче мәктәп укытучылары Таллинда стажировкада булды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче номерлы мәктәп укытучылары Эстониянең Таллин шәһәренә стажировкага барган. Алар эстон мәгариф системасының үзенчәлекләрен өйрәнгән. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәфәр кысаларында укытучылар дигитехнологияләр һәм Европада белем бирүдә сыйфат менеджменты белән танышкан.

Шулай итеп, укытучылар яңа уку программаларын һәм инновацион проектларны эшләү һәм гамәлгә кертү турында күзаллау алдылар, перспективалы эшләнмәләр, дәресләр үткәрүнең методикасы һәм төрле технологияләре белән танышу мөмкинлеге алды, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot