news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 32 нче мәктәбендә янгын чыккан

Янгын сүндерүчеләр балаларны бинадан чыгарган, янгынны сүндергән, төтен эчендә калган мәктәпнең икенче һәм өченче катларын да тикшерә башлаган.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”) Казанның 32 нче урта мәктәбендә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын бүген 13.23 сәгатьтә мәктәпнең беренче катындагы бүлмәдә чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җитеп, бөтен укучыларны, укытучыларны – барлыгы 500дән артык кешене бинадан чыгарган. Балалар янәшәдәге Тарпищев исемендәге теннис академиясенә һәм 15 нче мәктәпкә күчерелгән. Янгын 13.28 сәгатьтә Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны көче белән сүндерелә. Янгын мәйданы 15 квадрат метрны тәшкил иткән. Төтен эчендә калган мәктәп бинасының икенче һәм өченче катларын да тикшерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot