news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 3 районындагы кайбер йортларында электр уты бетеп торачак

Сәбәбе - электр линияләрен, трансформатор станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һ.б.

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 23 гыйнварда, Казанның Авиатөзелеш, Идел буе һәм Совет районнарында электр уты бетеп торачак, дип кисәтә мэрия сайты.

Эш графигы буенча сәгать иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр Авиатөзелеш районының хосусый секторындагы түбәндәге адреслар буенча күп санлы йортларда ут бетеп торачак: Ашхабад ур., 113 - 191, Бестужев ур., 1 - 62, Воронихин ур., 42 - 79, Говоров ур., 41 - 75, Дубинин ур., 157, 158, Зелинский ур., 1 - 68, Краснодон ур., 135 - 189, Котовский ур., 1-50, Кутузов ур., 72а - 121, 1нче Муром ур., 22 - 68, 2нче Муром ур., 70 - 120, 3нче Муром ур., 70 - 120, Пятигорск ур., 28 - 103, Петляков ур., 1-69, Смоленск ур., 82-144, Серафимович ур., 1 - 65, Сухуми ур., 84, “Березка” бакчачылык җәмгыятендә һәм Кадыш бистәсендә.

Идел буе районының Мирный бистәсендә 1нче, 3нче һәм 4нче Трактор урамнарында ут булмый.

Совет районындагы Константиновка бистәсенең хосусый секторындагы торак йортларда да көндез электр бетеп тора: Беркутов ур., 2, 4, 6, 8, 10, 12, Зеленая ур., 22, Совет ур., 77а, Бирюса ур., Ботаника ур., Кленовая ур., Казан ур., Центральная ур., Ясеневая ур.

Электр утының вакытлыча бирелми торуы исә электр линияләрен (ЛЭП), трансформатор станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау, Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot