news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 3 районындагы кайбер йортларда үзәкләштереп су бирү вакытлыча туктатыла

23, 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә “Водоканал” челтәрләрендә планлы ремонт эшләре уздырыла

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 23, 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә “Водоканал” МУП белгечләре су белән тәэмин итү системасы челтәрләрен реконструкцияләү буенча планлы эшләр үткәрәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, Казанның Вахитов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының бер өлешендә салкын су белән тәэмин итү туктатылып торачак.

Башкала мэриясеннән алынган хәбәр буенча, шулай итеп, 23 сентябрь көнне 9.00-22.00 сәгатьләрдә Вахитов районының түбәндәге адреслары буенча су белән тәэмин итү хезмәте туктатылып торачак:

Б.Красная ур., 44/17, 48, 54, 56/16, 58, 59, 60, 62, 64, 64 к.1, 68, 68/1,
Гоголь ур., 16/56,
Жуковский ур., 12, 15, 17а,17/44,
К.Маркс ур., 39а,
Мөштәри ур., 35.

Сулы автоцистерналар Гоголь урамы, 54 йорт адресы буенча һәм Жуковский урамындагы 12 нче йорт янында урнаштырылачак.

24 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән алып 25 сентябрь 5.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының түбәндәге адреслары буенча су булмый:

Айдаров ур., 2, 2а, 4, 6, 8, 8а, 8б, 8в,
Ленинград ур., 49а, 51а, 53а, 53а к.1, 55а, 57а, 60, 60б, 60а,
Лукин ур., 41, 43, 45, 47, 47а, 53, 54, 55, 56/1,
Пржевальский ур., 2, 4.

Сулы автоцистерналар Лукин ур., 47 һәм Пржевальский ур., 2, 4 адреслары буенча урнаштырылачак.

25 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән алып 26сы 9.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының киләсе адреслары буенча су бирү хезмәте туктатылып торачак:
Әпсәләмов ур., 13, 16, 18, 18а, 22, 23, 25, 26, 26а, 27, 28, 28а, 29, 30, 31, 31/1, 32, 35, 37,
Бондаренко ур., 14, 14а, 16, 20, 22, 24, 24а,
Меридиан ур., 7, 9, 11, 11а, в,
Четаев ур., 45а, 58, 58/1, 58в, 60, 62, 60а, 62а, б, 66, 66а 68,
Чистай ур., 11, 13, 13а, 15, 16/15, 17, 19, 19а, б, г, 20/12, 20а, б, 22, 26.

Сулы автоцистерналар Бондаренко, 14 һәм Чистай ур., 20/12 һәм 26 адреслары буенча урнаштырылыр дип көтелә.

Тулырак мәгълүмат белән http://www.kznvodokanal.ru сайтындагы “График плановых работ” бүлегендә танышып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100