Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 2нче тикшерү изоляторында 600гә якын тоткын Президент сайлауларында тавыш бирә
Татарстанда барлыгы 1500гә якын тоткын Россия Президентын сайлауда катнаша алачак.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте ТР буенча идарәсенең 2нче тикшерү изоляторындагы 600гә якын тоткын Россия Президентын сайлауда тавыш бирә алачак. Биредә шулай ук 47 хезмәткәргә дә үзләренең гражданлык бурычын үтәү мөмкинлеге тудырылган.
132нче сайлау участогы тикшерү изоляторы медпунктында оештырылган. Сайлауда 25 хезмәткәр тәртип саклый.
Участокка керер алдыннан тикшерү изоляторы хезмәткәрләре тоткыннарга кандидатлар турында мәгълүмати плакат белән танышырга тәкъдим итә. Аннары өчәр кеше эчкә үтеп, тавыш бирә. Сайлауда беренче тапкыр катнашучылар өчен кечкенә генә сувенирлар да тапшыралар.
«Безнең учреждениедә сайлау алды кампаниясе барышында тоткыннарга Президентлыкка кандидатлар турында тулы мәгълүмат бирелде», - диде 132нче сайлау участогы рәисе, 2нче тикшерү изоляторы башлыгы урынбасары Арслан Сөләйманов.
Тикшерү изоляторында барлык тоткыннар да сайлауда катнашырга карар кылды, дип искәртте сайлау участогы рәисе.
Татарстанда 1500гә якын тоткын РФ Президентын сайлауда катнаша алачак, дип хәбәр иттеләр Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Республикада биш тикшерү изоляторы бар. Казанның 1нче һәм 2нче, Бөгелмәнең 3нче, Чистайның 5нче изоляторларында ябык сайлау участоклары оештырылган. Минзәләдәге 4нче тикшерү изоляторында сайлау участогы филиалы эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз