news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 2нче Ленинград һәм Побежимов урамнарында машиналар хәрәкәте чикләнә

Транспорт хәрәкәте суүткәргеч һәм канализация торбалары сузу сәбәпле ябыла.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда 4 октябрьгә кадәр 2нче Ленинград һәм Побежимов урамнарында машиналар хәрәкәте чикләнә. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте Казан шәһәре Башкарма комитетында имзаланган боерыкка сылтама ясап хәбәр итә.

Суүткәргеч һәм канализация торбалары сузу сәбәпле, 2нче Ленинград урамындагы 6нчы йорттан Побежимов урамына кадәрге участок, шулай ук Копылов урамындагы 18нче йорт һәм Побежимов урамындагы 17нче йорт янындагы участоклар транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot