news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 25 урынында корбан чалу мәйданчыклары оештырыла

Корбан бәйрәме көнне корбан чалу мәйданнарында ветеренария хезмәткәрләре дә эшлиячәк.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанның 25 урынында корбан чалу мәйданчыклары оештырыла. Хәзерге вакытта 6 мең 400 корбанлыкка халык гариза биргән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында дини бәйрәмдә корбан чалу кагыйдәләренә һәм нормаларына багышланган матбугат конференциясендә Казанның Вахитов районының баш ветеринары, табиб Илгиз Камалов хәбәр итте.

 
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Корбан бәйрәмендә корбан чалу кагыйдәләренә һәм нормаларына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов һәм Казан Вахит районының баш ветеринары, табиб Илгиз Камалов катнашты.
 
Корбан бәйрәмен ветеринария хезмәткәрләре дә җитди әзерлек белән каршы алырга җыена. Чөнки Корбан бәйрәме алдыннан республикабызга күрше төбәкләрдән күп санда корбанлыклар кертеләчәк. Мәгълүм булганча, алар арасында төрле инфекция йөрткән хайваннар булуы да ихтимал. Республика Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов белдергәнчә, инфекцияле корбанлык кешегә зыянлы булмаса да, Татарстандагы терлек сәламәтлегенә зур зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә бигрәк тә чит регионнардан хайван сатып алганда, мал турында тулы белешмәсен дә сорарга кирәк. 
 

 
“Быел корбан чалу урыннарында безнең хезмәткәрләр дә эшлиячәк, - ди Илгиз Камалов. – Корбанлык сатып алганда малга игътибарлырак булырга кирәк. Корбанга сау-сәламәт, кимчелеге булмаган сарыклар гына кулланырга тиеш булса да, сатучыларның да төрлесе очрый. Узган ел ветеринар язуы булмаган хайваннар сатырга теләгән очраклар да теркәлде. Быел без шикле корбанлыкларның каннарын да тикшерәчәкбез. Әлеге чыгымнарны хөкүмәт үз өстенә ала”.
 
“Татар-информ” агентлыгына килгән спикерлар билгеләп узганча, Татарстанда башкарыла торган корбанлыкларның фәкать 30 проценты гына үз республикабызда җитештерелә. Калганы күрше регионнардан кертелә.
 
Исегезгә төшереп узабыз, 1 сентябрь – Корбан гаете. Бу көнне барлык мөэмин-мөселман халкы олы бәйрәмне билгеләп узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100