news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе расланды

Шәһәр Думасы депутатлары хәл иткәнчә, 14 ел эчендә казанлыларның тормыш сыйфаты яхшырырга, ә Казан инновацион һәм финанс эшчәнлек үзәге булырга тиеш.

 (Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Казан шәһәре Думасы депутатлары XII сессиядә башкаланың 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслады. Стратегияне мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин укып ирештерде.

Сессия эшендә исә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Стратегиянең максатларын һәм бурычларын, аларны хәл итү юлларын билгеләп, Илсур Метшин: “Стратегиядә 18 максат формалаштырылган, аларны без, стратегия биргән ориентирларга туры китереп, көндәшлекнең 7 юнәлеше буенча бүлдек, - дип аңлатты. – Аларны хәл итү өчен 42 бурыч тәкъдим ителде, аларның һәрберсе буенча кыска һәм озак вакытка каралган эш юнәлешләре тәгаенләнде. Шулардан иң мөһимнәре буенча, үтәлешләрен контрольда тоту өчен, индикаторлар билгеләдек”, - диде.

Илдар Халиков амбициоз дип атаган әлеге документны депутатлар кабул итте.

Депутатлар фикеренчә, стратегиягә салынган максатлар һәм бурычлар үтәлеше Казанның төп стратегик максатына ирешүгә ярдәм итәчәк, ә ул – халык тормышының сыйфатын арттыру, шулай ук шәһәрнең Россиядә әйдәп баручы фән-мәгариф, инновацион һәм финанс эшчәнлеге үзәге итү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100