news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 2014 нче елгы бюджетына үзгәрешләр кертелгән

Үзгәрешләр ТР бюджетыннан субсидияләр алу белән бәйле

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Аяз Исмәгыйлев). Казанның 2014 нче елгы бюджетына үзгәрешләр кертелгән. Бу хакта карар бүген Казан шәһәре Думасының чираттан тыш утырышында кабул ителде.

Үзгәрешләр муниипаль бюджетның керем һәм чыгым өлешләренә кагылган. Алар 5,5 млн сумга кадәр арткан. Керем өлеше 17 млрд 906 млн га кадәр, чыгым өлеше 19 млрд 150 млн 93 мең сумга кадәр арттырылган.

Казан бюджетының өстәмә керем һәм чыгымнары, иң яхшы социаль проектларга конкурс нәтиҗәләре буенча грантлар бирүгә республика бюджетыннан финанс ярдәме белән бәйле булган.

Искәртеп узабыз, аерым алганда, 1 әр млн сум күләмендә субсидия “Гулливер” скверын ямьләндерүгә һәм Харовое күлендә Экопаркны яктыртуны монтажлауга бирелгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100