news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 2 районындагы 12 яңа урамына дан казанган мәдәният-сәнгать, спорт, җәмәгать эшлеклеләре исемнәре бирелде

Садри Максуди, Җамал Вәлиди, Нәби Дәүли, Фасил Әхмәтов, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова, Натан Рахлин һәм башка танылган затларның исемнәре мәңгеләштерелде

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Эшчәнлекләре белән дан казанып киткән 12 шәхеснең исемен Казанның яңа формалаша торган урамнарына бирү турындагы мәсьәлә бүген шәһәр Думасының XVII сессиясендә хәл ителде. Депутатлар, бер тавыштан, шушы тәкъдимне хуплады.

Шул рәвешле, Совет районына караган һәм яңа формалашып килгән “Новая Сосновка” торак массивында әлегә кадәр 1 нче, 2 нче, 3 нче дип сан белән генә йөртелгән урамнарга мәшһүр шәхесләрдән педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт батыры Габдрахман Рафыйков (1873-1954), тел галиме, галим-тюрколог, әдәби тәнкыйтьче, тарихчы һәм фәлсәфәче Җамал Вәлиди (1887-1932), татар драматик актрисасы, җырчы Зифа Басыйрова (1910-1979) исеме бирелде (ул урамнар параллель урнашкан). Шушы ук районның “Светлая Долина” торак массивындагы яңа урамнарына исә авыр атлетика буенча Татарстанның беренче Олимпия чемпионы, күп тапкырлар дөнья, Европа һәм СССР чемпионы исеме алган Александр Курынов (1934-1973), шахмат һәм шашка буенча халыкара спорт остасы, тренер, илебезнең күп тапкырлар чемпионы булган Рәшид Нәҗметдинов (1912-1974), дирижер, Татарстанның һәм СССРның халык артисты Натан Рахлин (1906-1979) исеме, һичшиксез, лаек дип табылды.

Идел буе районының 2 торак массивындагы 6 яңа урамына да шулай ук дан-шөһрәт казанганнар исемнәре бирелде. Мәсәлән, “Кояшлы”да композитор Фасил Әхмәтов (1935-1998), әдип һәм публицист Нәби Дәүли (1910-1989), дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, язучы, юрист, профессор Садри Максуди (1878-1957), рәссам Николай Фешин (1881-1955), җырчы Габдулла Рәхимкулов (1926-1997) урамнары барлыкка килә. Шушы ук районның “Восток” торак массивындагы урамнарның берсе Социалистик Хезмәт герое булган химик “КВАРТ” ЯАҖ директоры Вениамин Григорьев (1932-2005) исемен йөртәчәк.

Казанның танылган җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать, фәнни даирә, спорт әһелләренең якты истәлекләрен мәңгеләштерүне сорап, Думага ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, ТР Милли музее, ТР Язучылар һәм Композиторлар берлекләре һ.б. мөрәҗәгать иткән булган.

Бу мәсьәләдә шәһәр Башкарма комитеты 1 ай эчендә Казан урамнары исемнәре реестрына кертергә, адрес атрибутикасы урнаштыру эшләре башкарырга тиеш була. Үтәлеш исә - Дума секретаре Людмила Андреева контроленда.

Искәртеп үтәбез: бүгенге XVII сессиядә шәһәр депутатлары татар халкының тагын бер мәшһүр улларының берсе – танылган драматург, прозаик, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан каласының мактаулы гражданы Туфан Миңнуллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Казан үзәгендәге өч урам исемен үзгәртеп, аның исеме белән атадылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot