news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 2-нче клиник хастаханәсе гинекологиядә югары технологик ярдәм күрсәтергә әзер

Бүген Киров районының Музыкальная урамында урнашкан 2-нче клиник хастаханәнең яңа бинасы ачылу тантанасы узды

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Киров районының Музыкальная урамында урнашкан 2-нче клиник хастаханәнең яңа бинасы ачылу тантанасы узды. Аны ачуда Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин, Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина академиясе вәкилләре, табиблар катнашты.
Хастаханәнең яңа бинасын төзергә Казан мэриясе 2006 елда карар кыла. Бу максатларга шәһәр һәм республика бюджетыннан 128 миллион сум акча юнәлтелә. Аерым алганда, шуларның 102 миллионы – төзелеш эшләренә, 26 миллион сумы яңа җиһазларны сатып алуга тотыла. Яңа бинада Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче 112 мең кеше сәламәтләнәчәк. Бүлекләр бер сменада 160 кешене кабул итә алачак, дип планлаштырыла.
“Бүген Киров районында шундый - халык өчен кирәкле учреждениенең ачылуы районның медицина үзәгенә әверелә баруын раслый. Гомумән, Казанда соңгы ярты елда ачылган заманча медицина учреждениеләре бүген инде медицина ярдәме сыйфатын күтәрәчәк. Бу клиникаларда картлар, инвалидлар, хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеге белән бәйле булган проблемалар хәл ителәчәк. Әлеге объектны нәкъ менә Медицина хезмәткәре көненә җиткереп файдалануга тапшырган өчен мин бик шат”, - диде министр Айрат Фәррахов һәм сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкчеләрен, барлык табибларны якынлашучы профессиональ бәйрәм белән котлады.
Шәһәр халкын шундый күркәм вакыйга белән Илсур Метшин да котлады. Беренче чиратта ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә, аерым алганда сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка, хастаханәнең баш табибы Рәис Хәсәновка рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Хастаханә шәһәр өчен бик кирәк. Клиниканың берничә бүлеге Казанның 4 район халкын кабул итәчәк. Соңгы тапкыр районда медицина учреждениесе моннан 15 ел элек ачылган иде. Бүгенге вакыйга районда тормыш бер урында калмыйча, алга киткәнен исбатлый. Соңгы вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Халыкның яшәү сыйфаты яхшыра, гомер озынлыгы арта, яңа туган балалар саны үсә. Быелның биш аенда гына яңа туган балалар саны, узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка үскән. Бу безнең өчен бик мөһим. Ә яңа клиникада гүзәл затларыбыз хатын-кызлар өчен ачылган консультациядә сыйфатлы медицина ярдәмен ала алачак”, - дип белдерде мэр.
Клиниканың баш табибы Рәис Хәсәнов та хастаханә бинасын төзергә ярдәм итүчеләргә үзенең олы рәхмәт сүзләрен әйтте. Аның сүзләренә караганда, бүген клиника дәүләт заказы буенча гинекология өлкәсендә югары технологик медицина ярдәмен күрсәтергә әзер.
2-нче клиник хастаханә 1919 елның 18 августында Дары заводы идарәсендә Дары хастаханәсе буларак ачыла. Бүген ул күппрофильле дәвалау учреждениесе булып санала. Анда 196 койкага исәпләнгән стационар, ике сәламәтлек пункты белән сырхауханә, хатын-кызлар консультациясе урнашкан. Тәүлек буе эшли торган стационарда терапия, пульмонология, кардиология, неврология, анестезиология һәм реанимация бүлекләре кабул итә. Дүрт катлы дәвалау учреждениесе бинасын ачу лаборатор диагностика, хатын-кызларга кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү өлкәләрендә яңа мөмкинлекләр ачачак. Яңа ачылган гинекология бүлегендә 60 койка җәелдерелгән. Клиникада эшләүче табиблар өчен дә уңайлы эш шартлары тудырыла. Бүгенге көндә хастаханәдә заманча компьютер диагностика системасы электрокардиография, кардиоритмография, велоэргометрия, ЭКГны холтер мониторлау, функциональ проба, спирография һәм ультратавыш ярдәменә доплер тикшерү кебек ысулларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Учреждениедә шулай ук лазеропунктур диагностика, гирудотерапия, ванна, инә-рефлекс терапиясе, дәвалау массажы, галокамера, физиотерапия, лаборатор тикшеренүләр кабинетлары урнашкан. Пациентларда бронхиаль астма, озак дәвамлы бронхит, респиратор һәм аллергия авыруларын дәвалауда кулланыла торган фитотерапия һәм галокамера кабинетлары зур популярлык казана. Хастаханәдә табиблар һәм шәфкать туташлары өчен мәгълүмат-методика кабинеты эшли. Анда Интернетка кереп тиешле мәгълүмат алып була. Клиникада уңышлы гына файдаланыла торган телемедицина Мәскәүнең әйдәүче клиникалары белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирә. Клиниканың тагын бер үзенчәлеге бар: анда мөселманнар өчен намаз уку һәм христианнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100