news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллык юбилеена багышланган тантана үткәрелә

Аның кысаларында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында 170ләп экспонаттан торган «Буыннардан килгән сәнгать» күргәзмә ачыла

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллык юбилеена багышланган тантана үткәрелә.

 Тантана программасына 170ләп экспонаттан торган «Буыннардан килгән сәнгать» күргәзмәсен ачу, анимацион фильм күрсәтү, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары квартеты чыгышлары һ.б. чаралар кертелгән. Балалар сәнгать мәктәбенең директор Жанна Шаһидуллина җитәкчелегендәге коллективын юбилей белән котлар өчен, анда ТР Мәдәният министрлыгы һәм шәһәр мәдәният идарәсе, Казан шәһәре һәм Яңа Савин районы хакимиятләре җитәкчелеге вәкилләре, шушы мәктәпне тәмамлап чыгып танылу алган шәхесләр – рәссамнар, галимнәр, балалар сәнгать мәктәпләре директорлары һ.б. килә, ә хезмәтләре белән аерылып торган педагоглар министрлык һәм идарәнең Мактау гармоталары белән бүләкләнә.

 Казан мэриясеннән алынган белешмәдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең 19 кешедән торган коллективыннан 10сы – укытучы һәм аларның 4се РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора, 2сенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелгән; анда 285 бала белем ала, иҗат серләренә төшенә. Мәктәп елына район, шәһәр, республика һәм халыкара конкурслар һәм күргәзмәләрдә дистәдән артык тапкыр катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100