Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 2 лицей-интернаты укучылары татарча проектлар тәкъдим итте
"Татар проектлары ярминкәсе" бу лицейда өченче ел рәттән уздырыла.
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Алинә Минневәлиева). Казанның 2 лицей-интернатында "Татар проектлары ярминкәсе" узды. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү максатыннан булдырылган проектларны тәкъдим итү уку йортында өченче ел рәттән оештырыла.
Быел барлыгы 20 проект тәкъдим ителде. Проектлар арасында өстәл уеннары, төрле мобиль кушымталар, сайтлар, видеороликлар, татарча аудиокитаплар, чит ил мультфильмнарының татарчага тәрҗемәләре дә бар.
“Укучылар бу эшчәнлектә актив катнаша. Әлеге чара өчен проектларны сайлап алу дигән әйбер юк. Бүгенге проектлар арасында берничә ел элек башланып киткәннәре дә бар, без аларны алга таба да дәвам итәбез”, – ди лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Якупов. Ул бу ярминкә проектының форматы чит илләрдәге тәҗрибәне өйрәнеп башкарылганын әйтте.
Ярминкәдә укучылар уку елының яртысы дәвамында башкарылган эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Ярминкә лицей күләмендә үткәрелде. Укучыларның проектлары белән Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты (КАИ) каршындагы Инженер лицее һәм Иннополис шәһәрендәге мәктәп укытучылары да танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз