news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 19нчы төзәтү колониясе тоткыннары аттестат алды

9 укучы – 9нчы, 24 укучы 12нче сыйныфны тәмамлады.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанның 19нчы төзәтү колониясендә Чыгарылыш кичәсе узды. 36нчы кичке мәктәпне тәмамлап, 33 укучы кулларына аттестат алды. 9 укучы - 9 сыйныфны, 24 кеше 12нче сыйныфны тәмамлаган. Гадәти мәктәпләрдә атнасына 36 сәгать укытылса, биредә 23-24 сәгать кенә. Шуңа күрә урта мәктәп программасы өч елга сузыла.

"Татарстанда 15 мең тирәсе чыгарылыш сыйныф укучысы бар. Аларның 7меңе кичке мәктәпне тәмамлый. Бездә дә шундый 33 укучы бар. Зачет, имтиханнар инде бирелде, “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Сезнең һәрберегез безнең өчен якын, без сезгә белем бирүдән тыш, талантларыгызны да ачтык. Сезнең арада иҗади шәхесләр дә күп. Рәссамнар, шигырь язучылар бар. Шулар ярдәме белән без “Кыңгыраудан-кыңгырауга кадәр” исемле мәктәп газетасының беренче санын чыгардык. Сентябрьдә аның икенче саны дөнья күрергә тиеш. Әлеге басманы баетуда башкаларның да өлеше керер. дип уйлыйм. Ә чыгарылыш сыйныф укучыларына мин зур бәхетләр телим. Безнең мәктәптә алган белемнәрегезнең тормышта һәрдаим кирәге чыксын. Һәм сезнең өчен ирек кыңгыравы тизрәк чыңласын иде”, – диде мәктәп директоры Лилия Әмирова.

Чыгарылыш кичәсе тоткыннар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәп тормышына үзләреннән өлеш керткәне, мәдәни чаралар оештыруда ярдәм итүләре өчен дә бер төркем укучыга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук колониядә иҗади әсирләр дә бар. Алар “Миндә иҗат уяна” (“Творчество рождается во мне”) бәйгесендә теләп катнашкан, шигырьләр, проза әсәрләре язган. Андыйларны “Идел” журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова бүләкләде. Быел тоткыннар арасында үзләрен эссе жанрында сынап караучылар бар. Мәсәлән, иреккә чыккач, зур, ныклы гаилә төзергә, дизайнер булып эшләргә хыялланучылар да юк түгел. Берсе исә бирегә килеп эләккәч, иманга килүен, шул рәвешле хыялын тормышка ашыру турында язган.

Иң уңышлы дип табылган язмалар “Идел” журналында аерым блок булып басылып чыгачак.

"Безнең 36нчы кичке мәктәптә, 2нче, 18нче, 19нчы төзәтү колониясе тоткыннары белем ала. Соңгы ике колония әсирләре беренче сменада – 8.30-13.00 сәгатьләрдә укый. Икенче смена исә 13.30дан 18.00 сәгатькә кадәр шөгыльләнә. Математика һәм рус теленә аерым игътибар бирәбез, алар тирәнрәк өйрәтелә. 18 дән 30 яшькә кадәр һәркем кичке мәктәптә укый ала. Программа үзләштерелеп беткәч, алар дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшыра", – ди Лилия Салимҗановна.

Колония җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алексей Лушкин сүзләренчә, биредә 18 яшьтән алып пенсия яшенә кадәр 1200 тоткын бар. Колония катгый режимлы санала. Әсирләр берничә тапкыр хөкемгә тартылган. Әмма аларга монда уйлану һәм “акылга килү” өчен бөтен шартлар да тудырылган. Тоткыннар вакытны бушка уздырмый, һәркайсы эш белән мәшгуль. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган хезмәт, кою, тегү цехлары бар. Пластик тәрәзә ясау цехында да тырышып эшлиләр. Күбесе ашханәдә хезмәт куя.

Моннан тыш, күпләр. читтән торып (дистанцион рәвештә), Социаль-гуманитар белем институты (ИСГЗ) һәм ТИСБИда укый. Быел 8 студент югары белем алу турында дипломга ия булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100