news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 195 муниципаль күчемсез милке сатыла, ә 10 МУП ААҖнә әйләнә

Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә шундый карар кабул ителде

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә депутатлар шәһәрнең муниципаль милкен 2010 елда приватизацияләүнең фаразланган план-программасын кабул итте. Бу исә муниципаль милек белән нәтиҗәлерәк идарә итү һәм шәһәр бюджетының керем өлешенә акча кертү өчен шулай эшләнә, дип белдерде шул хакта чыгыш ясаган Башкарма комитет җитәкчесенең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча урынбасары Сергей Кондратьев.

 Аерым алганда, киләсе елга «Казметростой», «Шәһәр күперләре», «Киров районы юлларны ремонтлау-эксплуатацияләү идарәсе», «Яңа Савин күпләп һәм ваклап сату базары», «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты», «Яңа Савин районы торак сервисы», «ПАТП-2», «ПАТП-4», «Универсиада-2013 дирекциясе», «Казгорсвет» муниципаль унитар предприятиеләре (МУП) барысы да ачык акционерлык җәмгыяте (ААҖ) итеп үзгәртү юлы белән приватизацияләнә. Шундый статустагы «Челтәр компания/Сетевая компания», «Республика күпләп азык-төлек сату базары», «Казан ш. Идел буе районы дәвалау-сәламәтләндерү комплексы», «Казан ш. Совет районы 3 нче колхоз базары» - барлыгы 4 ачык акционерлык җәмгыяте акцияләре пакетлары исә сатуга куела һәм аларның капиталында шәһәр муниципаль берәмлеге өлеше дә бар.

 Болардан кала, муниципаль күчемсез милек саналган 31 мең кв.м гомуми мәйдандагы 195 объект (алар беренче каттагы һәм подвалдагы бүлмәләр) ачык аукцион аша (кв.м башлангыч суммасы – 20 мең сум), турыдан-туры сату һәм ААҖ устав капиталларына кертү юлы белән, сатуга кела. Шәһәр исә шулардан 155 млн. сум керем алырга җыена.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100