news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 18нче шәһәр сырхауханәсе 40 еллыгын билгеләп үтә

Тантанада иң яхшы хезмәткәрләргә, ветераннарга дәүләт бүләкләре тапшырылачак.

Казанның 18нче шәһәр сырхауханәсе 40 еллыгын билгеләп үтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсенең 40 еллыгына багышланган бәйрәм концерты була. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәт хәбәр итә.

Сырхауханә Идел буе районында урнашкан. Биредә халыкка терапевтик, травматология, акушер-гинекология, стоматология ярдәме күрсәтелә.

2017 елда шушы сырхауханә базасында «Дустанә сырхауханә» проекты гамәлгә ашырыла башлый. Сырхауханә белән бүген Татарстанның атказанган табибы Резидә Мансурова җитәкчелек итә.

Тантанада иң яхшы хезмәткәрләргә, ветераннарга дәүләт бүләкләре тапшырылачак.

Бина 1979 елда төзелгән. 2019 елның 1 гыйнварына сырхауханәгә 71 мең 636 кеше теркәлгән. 98 табиб эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100