news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанның 1800 бина түбәсеннән боз сөңгеләрен чистарту зарур

^Казанның 1800 бина түбәсеннән боз сөңгеләрен чистарту зарур

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Агымдагы елда Казанда карны чистарту өчен 1820 данә техника җәлеп ителгән. Бүген бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев хәбәр итте.

Рәүзил Хаҗиев сүзләренә караганда, быелгы кыш бик карлы булды, чыгарылган кар күләме узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. 600 мең тонна кар чыгарылган инде (2005 елда – 280 мең тонна). Татарстан башкаласында шәһәр урамнарыннан кар чыгарыла торган барлыгы 15 махсус полигон бар, хәзерге вакытта алар тулган, дип хәбәр итте Р.Хаҗиев.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үзәк территориаль идарәсе башлыгы Рәшит Хөсәенов Казан полигоннарына чыгарыла торган карның пычрану дәрәҗәсе буенча саннарны хәбәр итте. “Нефть продуктлары буенча күрсәткечләр рөхсәт ителә торган норманы - 690 тапкыр, алюминий буенча – 9 тапкыр, бакыр буенча – 20 тапкыр, фенол буенча 16 тапкыр узып китә” – дип хәбәр итте ул.

Р.Хаҗиев сүзләренә караганда, быелгы кышта боз сөңгеләренең күп булуы шәһәр төзелешендә кыек түбәле йортлар артуга бәйле. Казанда боз сөңгеләреннән 1700 бина чистартылган, тагын 1800не чистартырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot