Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 180 нче яңа гимназиясендә укучылар икенче чит тел буларак кытай телен өйрәнәчәк
Гимназиядә берничә Европа теле һәм көнчыгыш телләре буенча белгечләр эшләячәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанның Совет районында ачылачак яңа 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе укучылары кытай телен өйрәнәчәк. Бу хакта бүген журналистларга, гимназия буенча экскурсия барышында, аның директоры Илдар Сәяхов хәбәр итте.
1 сентябрьдә гимназия бусагасын 1-8 сыйныфларда белем алачак 1 меңгә якын бала атлап керәчәк. Хәзергә 968 бала теркәлгән булса да, директор әйтүенчә, бу сан үзгәреп тора. Чөнки уртанчы сыйныфларга кабул итү әле һаман дәвам итә.

Бина үзе 1224 балага исәпләнгән. Мәктәп төзелешенә, җиһазлар белән тәэмин итүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 1 миллиард 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Илдар Сәяхов әйтүенчә, барлыгы 38 сыйныф формалаштырылган, шуларның 22 се – башлангыч, 16 сы – уртанчы звено сыйныфлары. “Башлангыч сыйныфларга ихтыяҗ аеруча зур иде, кайбер параллельләрдә өстәмә сыйныфлар ачарга мәҗбүр булдык. Бу аеруча 1 нче сыйныфларга кагыла”, – дип белдерде Илдар Сәяхов.

“Без берничә телне өйрәнә торган күппрофильле гимназия булып эшләү максатын куябыз. Бүген ике профиль билгеләдек – филология һәм мәгълүмати-технологик юнәлеш”, – дип белдерде директор. Ягъни гимназиядә математикага яисә телләрне өйрәнүгә өстенлек бирелгән сыйныфлар булачак.
“Профильле әзерлек мәктәпкәчә яшьтән үк башлана. Без башлангыч сыйныфларда ук классларны, укучылар үз мөмкинлекләре һәм сәләте буенча укый алырлык итеп, тел һәм информатика юнәлешләренә бүлеп формалаштырырга тырыштык. Уртанчы звенода укыту профильле программалар белән алып барылачак, аннары өлкән сыйныфларда алар инглиз телен һәм мәгълүмати-технология юнәлешен тирәнтен өйрәнү буенча профильле сыйныфларга әвереләчәк”,– дип, директор олырак сыйныфларда шушы ике юнәлеш буенча әзерлек тагы да көчәйтеләчәгенә ишарәләде.

“Гимназия концепциясе чит телләрне тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Беренче чиратта, бу - инглиз теле. Моннан тыш, француз, испан, алман телләрен өйрәтү буенча түгәрәкләр булачак. 5 нче сыйныфтан тел юнәлешле сыйныфларда төп укыту программасына мәҗбүри рәвештә икенче чит тел кертеләчәк. Бу кытай теле булачак. Көнчыгыш телләрдән гарәп һәм төрек телләре факультатив рәвешендә укытылачак. Бүген бу телләрне өйрәтүче белгечләр бар. Шулай да, күнекмәләрне тагын да ныгыту өчен, бу телләрдә сөйләшүче белгечләрне дә чакырачакбыз”, – дип, Илдар Сәяхов аларның телне чарлауда укытучыларга да, укучыларга да ярдәм итәчәген билгеләп узды.

Әйтергә кирәк, мәктәптә инклюзив белем бирү буенча барлык уңайлыклар тудырылган. “Мәктәп сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен җайланмалар белән җиһазланган. Гардероб, санитар уңайлыклар, спорт залы, бассейн, актлар залы да шулай җайлаштырылган. Мәктәп проекты буенча, барлык шартлар тудырылган”, – ди директор.
Илдар Сәяхов әйтүенчә, ата-аналар гаризасы буенча, предметларны татар телендә өйрәнүче сыйныфлар да булачак. “Үзебезнең телне төпле өйрәтү максатын күздә тотабыз”, – диде ул. Аның сүзләренә караганда, һәр параллельдә татарча белем бирә торган сыйныфлар булачак.

Дәресләр тәмамлангач, баласын каршы алу мәшәкатьле булган ата-аналарга борчылырлык урын юк – биредә баланың кичке 18 сәгатькә кадәр мәшгульлеге кайгыртылачак. “Без мәктәптә тулы көн режимында эшләячәкбез. Бер сменада эшләү күздә тотыла. Укудан соң, дәрестән тыш төрле түгәрәкләр эшләячәк. Балалар интеллектуаль, иҗади, спорт юнәлешле түгәрәкләрдә мәшгуль булачак. Гимназиядә Казанның 19 нчы музыка мәктәбе филиалы ачыла. Нәфис гимнастика буенча “Приволжанка” спорт мәктәбе белән дә хезмәттәшлек итәргә җыенабыз.
Башлангыч сыйныфлар өчен мәктәптә аерым блок каралган. Без, директорга ияреп, 1 А сыйныфы кабинетына юл алдык. Кабинетларда һәр укучы өчен аерым парта куелган. “Парталар биеклеге һәм авышлыгы ягыннан көйләп булуы белән уңайлы. Һәр сыйныфта интерактив такталар, кайберләрендә интерактив панельлар бар”, – дип сөйләде Илдар Сәяхов. Укытучыга иркенләп эшләр өчен барысы да бар. Мөгаллимнең өстәлендә – компьютер, музыка үзәге, принтеры белән бергә күп функцияле җиһаз. Дәресләрдән соң алҗыган башлангыч сыйныф укучылары уен бүлмәсендә ял итә ала. Якынча 12 кешегә исәпләнгән уен бүлмәләре һәр катта да бар.

Алга таба китапханәгә уздык, биредә уку залы да эшләячәк. “Китапханә тулы, барлык кирәкле дәреслекләр бар. Типографиябез дә булачак, үз китапларыбыз һәм брошюраларыбызны бастырырга ниятлибез. Тавыш һәм видеоязма студиясен ачарга телибез, үз телевидениебез дә булачак. Без балалар интернет-каналы өчен база мәйданчыгы булачакбыз”, – дип белдерде директор. Димәк, гимназия укучылары катнашында тапшырулар эшләнүе дә ихтимал.
Төбәкара һәм халыкара семинарлар уздыру, видео аралашу өчен махсус зал булдырылган. “Укытучылар, университет мөгаллимнәре катнашында видеоконференцияләр, өлкән сыйныф укучылары өчен практик дәресләр үткәрү өчен дә кулланылачак бу зал”, – диде Илдар Сәяхов.

Гимназиядәге бассейнда да физик мөмкинлекләре чикле укучылар өчен суга төшү җайланмалары ясалган. “Өч физкультура дәресенең берсе бассейнда узачак, йөзү буенча махсус тренерлар эшләячәк”, – диде директор. Гимназиядән синхрон йөзү буенча булачак чемпионнар да чыгуы ихтимал. “Безгә синхрон йөзү буенча бер Мәскәү мәктәбе мөрәҗәгать итте. Бассейнда синхрон йөзү буенча дәресләр үткәрү нияте бар”, – дип белдерде гимназия директоры.
Шулай ук, гимназиядә 460 урынлык ашханә һәм 560 кешелек актлар залы да бар. Спорт залы – икәү. Аның зурысында хәтта футбол да уйнап була. Тренерлар да бар. Кече зал исә гимнастика өчен файдалыналачак.

Мәктәпнең дизайны да шактый үзенчәлекле. Диварларында – төрле милләт галимнәренең гыйбарәләре, татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. Стенадагы математика формулалары исә укучыларга һәрвакыт кагыйдәләрне өйрәнергә кирәклеген искәртеп тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз