news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 18 нче төзәтү колониясендә тоткыннарны намазга азан чакыра башлаган

Колониядә ислам дине гыйбадәтләрен үтәүче 40 тоткынга Татарстан Диния нәзарәте изге Коръән китаплары бүләк иткән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанның 18 нче төзәтү колониясендәге гыйбадәт бүлмәсендә косметик ремонт үткәрелгән һәм тавыш көчәйткеч урнаштырылган. Хәзер тоткыннарны намазга азан чакыра, дип хәбәр итә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Шушы көннәрдә колониядә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев булган. Илдар хәзрәт колониягә бүләк итеп 24 данәдә изге Коръән китабын тапшырган һәм тоткыннарга вәгазь укыган, анда ул вакытларын заяга уздырмыйча, Коръән китабын укырга һәм изге гамәлләр кылырга чакырган.

Бүгенге көндә 18 нче төзәтү колониясендә 678 кеше җәза срогын үтә, шулардан 40 кеше ислам динен тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100