news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 18 нче мәктәбе укучылары “Татар-информ”да кунакта булды

Агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский яшь буын вәкилләре белән аралашу вакытында матбугат очрашуларының да яңалыклар туплау өчен менә дигән форсат булуын җиткерде

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казан шәһәренең 18 мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының яңа офисында булды. Заман сулышын тоеп яшәүче балаларны 12 нче катка менә торган лифт янында “Татар-информ” агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, аның беренче урынбасары, агентлыкның баш мөхәррире Ләйсән Абдуллина, корреспондентлар каршы алды. Укытучылары һәм әниләре белән бергә алар рус, татар һәм инглиз телендә эшчәнлек алып бара торган агентлык белән танышты.
Агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский, балалар белән мавыктыргыч әңгәмә оештырып, алардан: “Интернетның нәрсә икәнлеген беләсезме? Нинди сайтлар белән танышсыз?” – дип сорады. Укучылар “В контакте”, “Яндекс” һәм “Facebook” кебек популяр сайтларны өстен күрә икән. Генераль директор агентлык сайтында 300гә якын яңалык чыгуын, нәкъ менә интернетта яңалыклар белән күбрәк танышырга мөмкинлек булуын билгеләп үтте.
“Татар-информ” агентлыгының матбугат очрашулары уза торган залына керү белән, укучылар бу мохитка ияләшеп тә өлгерде, журналистлар өчен махсус куелган урындыкларга утырып, фотосурәткә төшә башлады. Кичен бу фотоларны интернетка урнаштыру теләген барлыгын да әйтте алар.
Леонид Толчинский яшь буын вәкилләре белән аралашу вакытында матбугат очрашуларының да яңалыклар туплау өчен менә дигән форсат булуын җиткерде. “Әгәр безгә килгән кунак моңарчы ишетелмәгән вакыйга яки күренеш турында сөйли икән, ул инде яңа хәбәр дигән сүз була”, - диде ул.
Экскурсияне уздыручы Ләйсән Абдуллина сүзләренчә, журналист булып эшләү зур җаваплылык таләп итә. Монда ялгышырга һич тә ярамый. Киләчәген журналистика белән бәйләргә теләгән егет-кызларны бу гына туктатмады, Динара Низамова гомере буе бу хакта хыяллануы турында әйтте. Ә аның әнисе Клара Низамова Динараны фотожурналист итеп күрергә теләвен белдерде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының техник директоры Динар Халиков, укучыларны IT бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырып, аларның дистәләгән сайтларны эшләвен хәбәр итте. Очрашу ахырында Ләйсән Абдуллина балалардан яңалыклар көтеп калуын белдерде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында кунакта булганнан соң, укучылар “Идел-пресс” комплексының типографиясенә юл алды. Балалар да, аларның әниләре дә экскурсиядән бик канәгать калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot