news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 179 нчы мәктәбендә наркотикларга каршы акция узды

Чараны Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнеше буенча күзәтчелек идарәсе оештырган.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Татьяна Иванова). Бүген Казанның Әбсәләмов урамында урнашкан 179 нчы мәктәптә байкерлар һәм дзюдо мәктәбе вәкилләре катнашында «Үз юлыңны сайла» дип аталган наркотикларга каршы акция үтте. Чараны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнеше буенча күзәтчелек идарәсе оештырган.

179 нчы мәктәп директоры Эльвира Наумова сүзләренчә, әлеге акцияне уздыру - мәктәп өчен зур вакыйга. «Кадерле балалар, сез - шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең киләчәге. Сез үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтергә тиеш, шуңа күрә спорт чараларында иң актив катнашучылардан булыгыз», – диде ул.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнеше буенча күзәтчелек идарәсе башлыгы Вадим Костюнин белдерүенчә, республикада һәркемгә спорт, сәнгать, фән белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме – үз юлыңны дөрес сайлау. Максатка ирешү өчен теләсә нинди коллыктан, иң беренче чиратта, наркотиклардан азат булу кирәк. Шулай ук ул мондый акцияләр киләчәктә дә узачагын әйтте.

Наркотикларга каршы акциянең максаты - балаларны мәктәп яшеннән үк сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Шулай ук бүген «Үз юлыңны сайла» мотойөреше узган, ул Юдинодан башланып Лаеш районында тәмамланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100