news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Галәвиевка арест озайтылды

Гаепләнүче СИЗОда 11 апрельгә кадәр булачак.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәляхова). Казанның Идел буе районы суды башкаланың 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевка арестны озайтты. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү Галәвиевне СИЗОда тагын өч айга калдыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Суд үтенечне канәгатьләндергән, гаепләнүче СИЗОда 11 апрельгә кадәр булачак.

Искәртеп узабыз, Галявиевка берьюлы дүрт маддә буенча ахыргы гаепләү белдерелгән. Аны үз акылында дип таныдылар. Ул үз гаебен тулысынча таныды һәм кылган гамәлләре өчен үкенүен әйтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot