news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүчегә гаепләү белдерелде

Илназ Галәвиев Тикшерү изоляторында камерада үзе генә утыра.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанда май аенда 175нче гимназиягә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевка гаепләү белдерелде.

Галәвиев берьюлы дүрт маддә буенча гаепләнә: «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Ике яки аннан да күбрәк кешегә, шул исәптән, балаларга үтерү ниятенән гомумкуркыныч ысул белән һөҗүм итү», «Шартлаткыч матдәләр һәм җайланма әзерләү һәм саклау», «Чит кеше мөлкәтен алдан уйлап юкка чыгару һәм зарарлау». Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, Галәвиевны үз акылында дип таныдылар. Ул үз гаебен тулысынча таныды һәм үкенүен белдерде. Зыян күрүчеләр эше буенча 600 кеше уза.

«Якын арада зыян күрүчеләр һәм аларның законлы вәкилләренең, ә аннары гаепләнүче һәм аның адвокатының җинаять эше материаллары белән танышу процедурасы башланачак», диелә Россия Тикшерү комитеты сайтында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 175нче гимназиядә атыш оештырган кеше үз акылында дип табылган һәм кире Казанга кайтарылган.

Галявиев Тикшерү изоляторында камерада үзе генә утыра. Аның артыннан тәүлек буе күзәтү урнаштырылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100