Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүчегә гаепләү белдерелде
Илназ Галәвиев Тикшерү изоляторында камерада үзе генә утыра.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанда май аенда 175нче гимназиягә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевка гаепләү белдерелде.
Галәвиев берьюлы дүрт маддә буенча гаепләнә: «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Ике яки аннан да күбрәк кешегә, шул исәптән, балаларга үтерү ниятенән гомумкуркыныч ысул белән һөҗүм итү», «Шартлаткыч матдәләр һәм җайланма әзерләү һәм саклау», «Чит кеше мөлкәтен алдан уйлап юкка чыгару һәм зарарлау». Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш, Галәвиевны үз акылында дип таныдылар. Ул үз гаебен тулысынча таныды һәм үкенүен белдерде. Зыян күрүчеләр эше буенча 600 кеше уза.
«Якын арада зыян күрүчеләр һәм аларның законлы вәкилләренең, ә аннары гаепләнүче һәм аның адвокатының җинаять эше материаллары белән танышу процедурасы башланачак», диелә Россия Тикшерү комитеты сайтында.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 175нче гимназиядә атыш оештырган кеше үз акылында дип табылган һәм кире Казанга кайтарылган.
Галявиев Тикшерү изоляторында камерада үзе генә утыра. Аның артыннан тәүлек буе күзәтү урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз