Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 175нче гимназиясе янында ата-аналар хәрби көч нарядын күргән
Билгеле булганча, алдагы көнне шәһәрнең бер мәктәбе электрон почтасына 175нче гимназия адресына яналган хат килгән.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның 175нче гимназиясе янында хәрби көч наряды күренә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, чатларда ата-аналар борчылу белдерә башлаган.
Агентлыкка билгеле булганча, алдагы көнне шәһәрнең бер мәктәбе электрон почтасына 175нче гимназия адресына яналган хат килгән. Әлеге мәктәп директоры полициягә мөрәҗәгать иткән.
Кич белән үк уку йорты янында хокук саклау органнары хезмәткәрләрен күреп була иде, хәрби көч наряды бүген иртән дә тора. Хәзерге вакытта полицейскийлар хат җибәргән кешене ачыклый.
Элегрәк «Татар-информ» РФ Тикшерү комитетында Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗиганең сәбәбен атаулары турында хәбәр иткән иде. Җинаять эше материаллары буенча, гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев деструктив төркем белән мавыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз