Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 16 коткаручысы, түләнелмәгән 13 нче хезмәт хакын юллап йөреп, суд аша алуга ирешкән
Хезмәт бәхәсләре буенча комиссияләр аша 21 млн. сумнан артык суммада хезмәт хакы бурычлары томалатылган
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда халыкның хокукый белеменең түбән булуы күзәтелә. Шулай да, хокукларын яклап законлы юллар белән көрәшүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, узган елны Казан каласының 16 коткаручысы, түләнелмәгән 13 нче хезмәт хакын юллап йөреп, нәтиҗәдә, Вахитов районы суды аша 880 сум акчаларын алуга ирештеләр. Шул рәвешле, һәркайсы 50 шәр мең сумнан артык акчасын кулына төшерә алды.
Кеше хокукары буенча Татарстан Республикасындагы вәкаләтле Сәрия Сабурская карамагындагы эксперт советының бүген “Корстон” комплексында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында уздырылган киңәйтелгән утырышында эксперт советыннан ТР Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова шундый мәгълүмат китерде. Хезмәтне саклау законнары үтәлешенә җәмәгать контроле уздыру юнәлешендә хезмәт инспекциясе, прокуратура һәм дәүләтнең башка органнары белән багланышта эшләп, профсоюзлар оешмасы хезмәт килешүләре үтәлеше, шул исәптән вакытында хезмәт хакы түләнеше, тиешле эш шартлары һәм хезмәт урыннарында кешеләр иминлеге сакланышы мәсьәләләрен күз уңында тота, ди Т.Водопьянова. Мисалга, 2012 елда хезмәт бәхәсләре буенча комиссияләр аша 21 млн. сумнан артык суммада хезмәт хакы бурычлары томалатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз