Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 159 нчы лицее – «Татарстанның иң яхшы ел мәктәпләре» конкурсының абсолют җиңүчесе
Казанның 159 нчы лицее – «Татарстанның иң яхшы ел мәктәпләре» конкурсының абсолют җиңүчесе
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген «Корстон»да тантаналы шартларда «Татарстанның иң яхшы ел мәктәпләре» республика конкурсына йомгак ясалды. 1995 нче елдан бирле уздырылып килүче бу мәртәбәле бәйге соңгы ике елда «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында уза. Шул сәбәпле, анда беренче планга балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге югары тәҗрибә белән бергә инновацион технологияләр куллану да чыга. Бүгенге тантанада катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов билгеләп киткәнчә, быел иң яхшы ел мәктәбе исеменә дәгъва иткән 54 уку йортының барысы да инновацияле белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы гомумбелем бирү мәктәпләре.
Министрлыкның бүлек башлыгы Тамара Федорова сүзләренә караганда, быел конкурсның сайлап алу турына үзгәрешләр дә кертелгән. Читтән торып үткәрелгән этаптан тыш, эксперт комиссиясе мәктәпләрнең үзләренә барып та бәя биргән. Читтән торып үткәрелгән турга алынган иҗади эшләрне жюри берничә критерий буенча бәяләгән. Бу этапта уку йорты тәкъдим иткән концепциянең инновацион потенциалы, уку йортының муниципаль, республика күләмендә, федерация күләмендәге абруе да исәпкә алынган. Нәтиҗәдә, финалга 8 мәктәп сайлап алынган. «Жюри атна дәвамында финалга чыккан бу мәктәпләрнең һәрберсендә булып, аларның иҗади концепциясен презентацияләүдә – ачык дәресләр, тәрбия чараларында катнашты. Җиңүче һәм призерлар шуннан соң ачыкланды», – ди Тамара Федорова.
«2007 елның иң яхшы мәктәпләре» конкурсының җиңүчесе дип Казан шәһәренең 159 нчы юридик лицее табылды. Ул узган ел 1 млн. сум күләмендә РФ Президенты грантын откан уку йортларының берсе. Министр бүләкләү тантанасында тагын бер кат лицейдагы югары менеджментны, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килү мөмкинлекләрен, педагоглар коллективын мактап телгә алды. Шунысын әйтергә кирәк, «2006 елда мәгарифтә лидер» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе дә шушы лицей директоры Сәвия Заһидуллина. Шушы уңышлар белән бергә, лицей Халыкара дәрәҗәдә дә танылу алды. Ул Юл кагыйдәләрен үтәү буенча уздырылган Ауропа турнирында үз профилендәге уку йортлары арасында икенче урынга лаек булды. Министр фикеренчә, республика конкурсында танылу лицейга үзләре башкарган эшнең кирәклеген аңларга, алга таба шул юнәлештә белем, тәрбия бирү системасын камилләштерергә ярдәм итәчәк. «Республика күләмендә иң яхшы белем бирү учреждениеләрен ачыклау максатыннан уздырылучы бәйгеләр мәктәпләр арасында лидерлык институтын булдыру өчен дә кирәк», – ди Рәис Шәйхелисламов.
Икенче һәм өченче призерлар шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында аерым билгеләнгән. Алар – 94 нче гимназиясе, Саба районының Шәмәрдән урта мәктәбе, Түбән Каманың 35 нче лицее белән Арча районының Лесхоз урта мәктәбе. Җиңүче лицейга бүгенге тантанада интерактив җиһаз комплексы тапшырылды, ә призерлар минитипография һәм компьютер белән видеопроекторга ия булды. Моннан тыш, конкурста 3 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнгән. «Социаль партнерлык мәктәбе» дип Әлмәтнең 16 нчы урта мәктәбе, «Милли традицияләр мәктәбе» дип Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш урта мәктәбе игълан ителде. Ә Чаллының 77 нче гимназиясе «Сәламәтлек мәктәбе» номинациясендә җиңеп чыкты. Бүгенге тантанада аларга видеопроекторлар тапшырылды.
«Татарстанның иң яхшы ел мәктәпләре» республика конкурсы «Ел мәктәбе» федераль конкурсының төбәк этабы буларак үткәрелә. Аның лауреатлары октябрь-ноябрь айларында Мәскәүдә узачак Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклау хокукына ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз