news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 12нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге V республика конференциясе узачак

27 мартта, Халыкара театр көнендә, гимназиядә иң яхшы фәнни һәм иҗади эш авторларын дипломнар белән бүләкләячәкләр.

(Казан, 10 март, "Татар-информ"). Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясе быел Казанның Ф.Г.Аитова исемендәге 12нче гимназиясендә 26-27 мартта узачак.

Әлеге конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Конференцияне оештыручылар - ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,  Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче гимназиясе. Анда республиканың урта һәм өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы 5-11 сыйныф укучылары, шулай ук мәктәп укытучылары һәм китапханәчеләр катнаша ала.

Конференция берничә номинациядә үткәрелә: журналистика, драматургия (сәхнәләштерү), Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган фәнни эшләр. Шул исәптән, укытучылар һәм китапханәчеләр өчен дә аерым номинация каралган – “Татар шагыйрьләре әсәрләренә китапнамә”, ягъни әсәрләрне махсус видеоролик ярдәмендә рекламалау бәйгесе.

Журналистик хезмәтләргә, фәнни эшләргә һәм китапнамәләргә нәтиҗәләр 12 мартта ясалачак.

Драматургия номинациясендә катнашучыларга 12нче гимназиянең Актлар залында жюри алдында чыгыш ясарга туры киләчәк. 26 мартта – Казан мәктәпләре, 27 мартта республика мәктәпләре чыгыш ясаячак. Журналистика, фәнни эшләр һәм китапнамәләр төзү юнәлешендәге секцияләрнең утырышлары да 27 мартта, Халыкара театр көнендә, гимназиядә узачак. Һәр яшь төркеме буенча иң яхшы фәнни һәм иҗади эш авторларын дипломнар белән бүләкләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100