news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 1000 еллыгына юбилей почта маркалары чыгарылачак

Казанның 1000 еллыгына юбилей почта маркалары чыгарылачак

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Быел Татарстанның почта элемтәләрендә Казан Кремле рәсеме ясалган 15 мең почта маркасы пәйда булачак.

"Татарстан почтасы" Почта элемтәсе идарәсе инициативасы буенча, РФ Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының "Марка" нәшрият-сәүдә үзәге шәһәр юбилеена Сөембикә манарасы, Благовещенский соборы һәм Кол Шәриф мәчете күренеше белән почта маркалары чыгара. 2004 елда Казанга нигез салынуга 1000 ел сериясендә "Марка" 2 миллион нөсхә тираж белән берничә төрле конверт, открытка һәм марка чыгарды инде.

Россия нәшрияты Татарстанның истәлекле даталары белән беренче тапкыр гына кызыксынмый. Узган ел Казан дәүләт университетының 200 еллыгына КДУ бинасы һәм 1804 елда император Александр I имзалаган Раслау грамотасы рәсеме белән 300 мең марка һәм 20 мең конверт чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100