news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 1000 еллыгына багышланган тантаналарга Берлинда яшәүче милләттәшләребез дә килергә җыена

Казанның 1000 еллыгына багышланган тантаналарга Берлинда яшәүче милләттәшләребез дә килергә җыена

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Берлиндагы Татар-башкорт үзәгенең ун активисты Татарстан башкаласы Казанның 1000 еллык юбилеенда катнашу өчен чакыру алган. Бу — биредә яшәүче милләттәшләребез өчен, әлбәттә, бик куанычлы хәл, һәм алар бүген моңа зур әзерлек эшләре алып бара.

Берлинда милли-мәдәни үзәк инде 1997 елдан бирле эшләп килә икән. Милләттәшебез Рәис Хәлилов җитәкләгән Татар-башкорт үзәгенең әгъзалары ул кадәрле үк күп булмаса да, башкарган эшләре шактый. Әйтик, биредә «АЛТАБАШ» дигән газета (мөхәррире — милләттәшебез Венера Герасимоф), шулай ук «Бертуган» дигән (мөхәррире — Алсу Тайсина) һәм «Между Востоком и Западом» исемле (мөхәррире — музыка белгече Илдар Харисов) милли жулналлар чыгып килә. Быел Берлинның Үзәк паркында узган зур Сабан туена бөтен Алманиядән татарлар һәм башкортлар җыелган. Кыскасы, Алманиядә яшәүче милләттәшләребез халкыбызның гасырлардан килгән милли-мәдәни традицияләрен түкми—чәчми дәвам итәргә тырыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot