news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 1000 еллыгына 150 килограмм алтын

Казанның 1000 еллыгына 150 килограмм алтын

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Россиянең Үзәк банкы бу елның июнендә "Казанның 1000 еллыгы" юбилей сериясендә чиста алтыннан 1,5 меңнән артык һәм 10 меңгә якын көмеш тәңкә чыгарырга планлаштыра.

Иң кыйммәтле тәңкәнең номинал бәясе - 10 мең сум. Ул бер килограмм авырлыкта булачак, шундый 150 тәңкә чыгарырга ниятлиләр. 7,78 граммлы 1,5 мең тәңкәнең номиналы - 50 сум. Алар барысы да 999 пробалы чиста алтыннан коелачак. Тагын 100 сум номиналлы 500 нөсхә 1 килограммлы истәлекле тәңкәләр көмештән коелачак. 31 грамм авырлыкта 3 сумлык 10 мең көмеш тәңкә пәйда булачак.

Кыйммәтле металлардан коелган тәңкәләр аз тиражлы булуга карамастан, Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең Казанның меңъеллыгы турында матди истәлек калдырырга мөмкинлекләре бар. РФ Үзәк банкының рәсми сайты мәгълүматлары буенча, быел "Россиянең борынгы шәһәрләре" сериясендә 10 сумлык 5 миллион тәңкә чыгарылачак. Алар "җиз/бакыр, никель" эретмәсеннән коелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100