Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 1000 еллыгы алдыннан гид-тәрҗемәчеләр конкурсы узачак
Казанның 1000 еллыгы алдыннан гид-тәрҗемәчеләр конкурсы узачак
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Февраль азагында Казанда шәһәрнең югары уку йортлары арасында гид-тәрҗемәчеләр конкурсы узачак. Аны Татарстан башкаласының 1000 еллыгына әзерләнү кысаларында ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты теләктәшлегендә Казан дәүләт университеты үткәрә.
КДУның Халыкара элемтәләр идарәсеннән хәбәр итүләренчә, конкурста студентлар, аспирантлар, яшь укытучылар һәм шулай ук 35 яшькәчә теләге булган һәркем катнаша ала. Конкурс катнашучылары тәкъдим ителгән телдә – инглиз, алман, француз, испан, итальян, төрек, гарәп, кытай һәм япон телләрендә Казан буенча экскурсия үткәрергә тиеш булачак. Синхрон тәрҗемә осталары аерым бәяләнәчәк.
Катнашу өчен гаризалар 15 февральгә кадәр КДУның Аурупа документациясе үзәгендә кабул ителә. Бәйгенең беренче этабы 21 февральдә югары уку йортларында узачак, икенчесе – гомумшәһәр этабы 25 февральгә билгеләнгән. Конкурс җиңүчеләре җәен Казан юбилеена киләчәк күпсанлы чит ил кунаклары очрашуында катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз