news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанның 1000 еллыгы алдыннан Болак күркәмләнә

^Казанның 1000 еллыгы алдыннан Болак күркәмләнә

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Городские мосты” МУП ремонт бригадалары Болак өстендәге корылмаларны матурлау өчен 400 мең сумнан артык буяу сатып алганнар.

“Городские мосты” МУП башлыгы Ринат Габделҗанов сүзләренчә, Болакның күперләре соңгы тапкыр өч ел элек төзекләндерелгән булган. Металл корылмаларны алыштыру өчен тоннадан артык сыйфатлы металл алынган. Буяу исә 300 килограммнан артык хәзерләнгән.

Предприятие эшчеләре Кремль һәм Киров районы күперләрен дә яңартырга җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot