news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 10 предприятиесе вакансияләр ярминкәсендә эш тәкъдим итә

Чара барышында эш шартлары, таләпләр турында сөйләячәкләр һәм сорауларга җавап бирәчәкләр.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 25 октябрьдә Казанның 10 предприятиесе вакансияләр ярминкәсендә эш тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталы хәбәр итә.

Чара барышында эш шартлары, таләпләр турында сөйләячәкләр һәм сорауларга җавап бирәчәкләр.

Көн дәвамында Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү кануннарының үтәлеше белән таныштырачак, яңадан сайланган һөнәргә өйрәтү серләрен төшендерәчәк. Бу көнне Пенсия фонды хезмәткәрләре дә үз өлкәләре буенча сорауларга җавап бирәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot