news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 10 белем йортында ата-аналар өчен мәктәп пикниклары узачак

Сентябрь-октябрь айларында ата-аналар яңартылган мәктәп менюсындагы ризыкларны татып карый һәм үз фикерен белдерә алачак.

Казанның 10 белем йортында ата-аналар өчен мәктәп пикниклары узачак
Султан Исхаков/архив

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда бер ай дәвамында, 21 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр, шәһәрнең 10 белем йортында ата-аналар өчен мәктәп пикниклары узачак. Казанның Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина шул хакта хәбәр итте.

«Күпләр яратып өлгергән мәктәп пикниклары дөрес туклану мәсьәләләренә бөтен гаиләне җәлеп итүнең бер алымы булачак. Без аларны Казан мәктәпләрендә 21 сентябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр үткәрергә ниятлибез», - дип белдерде Римма Мөхәммәтшина.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый пикниклар вакытында ата-аналар балаларның нинди шартларда туклануын үз күзләре белән күрә, яңартылган мәктәп менюсындагы ризыкларны татып карый һәм үз фикерен белдерә алачак.

Казанның Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты әлеге чара белән ата-аналарның игътибарын дөрес туклану мәсьәләсенә юнәлтергә ниятли.

Мәктәп пешекчеләре һәм департамент шеф-поварлары балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яшелчәләрдән төрле ризыклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100