news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 1 нче татар гимназиясе сайты мәгариф учреждениеләре арасындагы конкурста җиңде

«Иң үзенчәлекле сайт» номинациясендә аңа республика мәктәпләреннән әлегә тиңнәр юк

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Миләүшә  Низаметдинова). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың мәгариф учреждениеләре сайтлары арасында игълан иткән конкурста, ә анда 150дән артык катнашучы булган, Казанның 1 нче татар гимназиясе «Иң үзенчәлекле сайт» номинациясендә җиңеп чыкты, шул рәвешле, узган елдагы уңыш янә кабатланды. Җиңүчеләр министрлык дипломнары һәм химаячылар бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева, укытучылар һәм укучылар берләшеп 2005 елда аның тарихын яза башлады, хәзер ул мәгълүмати-мәгърифәти портал булып җитеште, ди. www.tgim1.edusite.ru һәм «NetSchool» комплекслы мәгълүмати система ярдәмендә укучыларга читтән торып белем алырга мөмкинлек бирелгән: «Игълан тактасы» аша һәр укытучының биремнәре белән танышырга була, бу исә укучылар авырып киткән очракта бик уңай санала. Сайтның «Виртуаль музей», «Инглиз телен яратучылар клубы» һ.б. сәхифәләр популяр, электрон класс журналы гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot