news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 1 нче мәктәбендә балалар өчен коррупциягә каршы уен уза

Сентябрь дәвамында андый уеннар Татарстанның 15 тән артык гомумбелем бирү учреждениеләрендә үткәреләчәк

  (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә 9.30 сәгатьтә Казаның Вахитов районында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 1 нче гомуми белем бирү мәктәбендә балалар өчен “Коррупциягә – юк!” дип аталган уен узачак. Бу хакта “ТР Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Коррупциягә каршы уен катлаулы булмаган биремнәрдән тора, шулай ук коррупция проблемасына, аңа каршы көрәш һәм җәмгыятькә китергән зыянга игътибарны юнәлтә. Уенда мәртәбәле кунаклардан администрациясенең коррупциягә каршы мәсьәләләр бүлеге вәкилләре, Удмуртия Республикасы хакимияте җитәкчеләре һәм ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре катнаша.

Чараны ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “ТР Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Сентябрь дәвамында андый уеннар Татарстанның 15 тән артык гомумбелем бирү учреждениеләрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100